Татарстан Республикасында минималь хезмәт түләве күләме турында белешмәлек

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 2017 елның 1 нче июленнән минималь хезмәт хакының күләме Россия Федерациясендә аена 7800 сум  тәшкил итә.

Минималь хезмәт түләве күләмен түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозган эш бирүчеләр РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.

Шул сәбәпле, хезмәткәрләр, әгәр аларга аена исәпләнгән хезмәт түләве, алар тарафыннан эш сәгатьләренең айлык нормасы (хезмәт вазифалары) тулысынча эшләнгән очракта, билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән түбән булса, үзләренең хезмәт хокукларын яклау һәм хокукый йогынты чараларын күрү максаты белән Татарстан Республикасындагы Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итү хокукына ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International