"Авыл көне" бәйрәме соңгы елларда бик актуальләшеп киткән чараларның берсе. Хәленнән килгән һәр авыл үзенең бәйрәмен үткәрергә тели. Һәм бу бик яхшы чараларның берсе. Чөнки нәк менә шундый милли, матур бәйрәмнәр барлык туганнарны, авылдашларны, дусларны бер мәйданга туплый.
Бу шимбә көнне, 12нче августта, Кама Тамагы районының Кече Мәрәтхуҗа авылында Авыл көнен билгеләп үтәчәкләр. Чара 13 сәгатьтә башлана, бәйрәмгә барыгызны да чакырып калабыз!