Осинники авылында чишмәне ачу тантанасы

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

2017 елның 5нче августта Осинники авылында "Живи родник" дигән чара үткәрделәр. Чишмәне ачу тантанасын нигез салучы - Ляпченков Николай ачып җибәрде. Осинники авыл җирлеге башлыгы Әхәт Сәгъдиев котлау сүзләрен әйтте. Сәламләү сүзләреннән соң чишмәгә нигез салучының хатытынына Ляпченкова Елизаветага тасма кисү хокукы бирделәр. Бәйрәмдә катнашучы балаларга бүләккә шарлар тараттылар. Аннан соң барлык җыелган авыл халкы һәм килгән кунаклар чишмә янына узды һәм тәмле чишмә суын авыз иттеләр. Чара ахырында Ляпченкова Елизавета авыл җирлеге башлыгы Сәгъдиев Әхәт ярдәме белән чишмә каршындагы тауга кечкенә чыршы утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International