Кама Тамагы районының Балчиклы авлында авыл көнен үткәрделәр

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

Шимбә көнне, 5нче августта Балчыклы авылында зур бәйрәм билгеләп үттеләр - Авыл Көнен. Бәйрәмгә шәһәр кунаклары, күрше авыллардан халкы һәм авылдашлар җыелды. Мәйданда чакырылган эстрада йолдызлары - Илназ Бах, Чулпан Йосыпова һәм Ләйсән Сунагатова – үз матур җырларын башкардылар. Бәйрәмдә милли халык уеннары күп иде: капчык киеп йөгерү, көянтә белән су ташу, чүлмәк вату һәм башкалар.

Кама Тамагы муниципаль районының башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин авыл халкын һәм чара кунакларын котларга килде. Аның котлау сүзләренә Олы Бортас авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев кушылды. Авылдашларга һәм кунакларга сәламәтлек, гаилә иминлеге, авылга алга таба да муллык китерүен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International