Күп бабалалы гаиләләргә милеккә җир бирү

2017 елның 4 августы, җомга

Биш ел эчендә районда 170 күп балалы гаилә бушлай җир участогы алган.

Өч яки аннан күбрәк баласы булган гражданнарга җир участоклары рәсмиләштерү Татарстан Республикасы законнары буенча башкарыла. “Татарстан Республикасы җир кодексына төзәтмәләр кертү турында”гы 2011 ел, 18 ноябрь, 90нчы номерлы ТР Законы буенча, Татарстанда яшәүче күп балалы гаиләләргә биш ел дәвамында җир участоклары бүлеп бирелә. Унсигез яшькә җитмәгән өч яки аннан күбрәк баласы булган, республика территориясендә даими яшәүче гражданнар бушлай җир участоклары алу хокукына ия.

Бүгенге көндә Кама Тамагы районында өч яки аннан күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче 157 гаилә бар. Законга төзәтмәләр кертелгән вакыттан башлап, җир участогы алу цчен 183 гаилщ исәпкә куелган, 170 гаилә бушлай җир участоклары алды, 13 гаилә чиратта тора. Гадәттә чират булу буш участоклар булмау белән аңлатыла. Мисал өчен, Сөйкидә – алты, Куйбышев Затонда шулай ук алты гаилә җир участогы алырга тели. Гаиләләрнең участок сайлау процедурасы да чират барлыкка килүгә сәбәп булып тора. Билгеләп үтәргә кирәк, һәр гаилә тәкъдим ителгән участоктан өч тапкыр баш тартырга хокуклы. Аннан соң алар чираттан төшеп кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International