Кама Тамагы районының Сатлыган авылында "Авыл көне" үтте

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

Узган шимбә көнне Сатлыган авылында зур бәйрәм - Авыл көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә авылдашлар, шәһәрдән кунаклар, якын-тирә авыллардан да дуслар-туганнар җыелды. Күңелле җырлар, матур, шаян биүләр кәефне тагын да күтәрде.

Бәйрәмдә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Уразлино авыл җирлеге башлыгы Мунир Хамидуллин авылдашларны һәм чара кунакларын котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International