Бер күрешү-бер гомер!

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

Шимбә көнне, 29нчы июльдә, 2017 елның 90-яшьлек юбилее белән Шәфигуллин Айдар Зиннат улын Татарстан Республикасының Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Павел Лоханов һәм Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус хатыйп улы Сагъдиев котладылар. Айдар абыйга истәлекле бүләкләр һәм РФ Президенты В. В. Путинның котлау хаты тапшырылды.

Шәфигуллин Айдар Зиннат улы 29нчы июльдә 1927 елның Емикеево авылында туа. 6 классны тәмамлаган. Емикеево колхозында эшләгән. Сугыш елларында тракторчы-учетчик иде. 1944-1945нче елларда Бишалаб авылында, 1946-1947нче елларда Карамал авылында һәм 1947 елда Яңа Сала авылында тракторчы булып эшли. Аннары Монастырскийда механизаторлар курсларына керә. Укуны тәмамлаганнан соң, аны бригадир итеп билгелиләр. 1946 елда Минзиган Хәйретдин кызы белән никах теркәделәр. 4 баланы тәрбияп үстерделәр, барысына да югары белем бирделәр.

Айдар абый пенсиягә кадәр Ленин исемендәге колхозда склад мөдире булып эшли. Иске Казиле авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе башлыгы иде ул. 2002 елда Зиган апа вафат булды. Бүгенге көндә Айдар абый кышын балаларда яши, ә җәй көннәрен туган якка кайта.

Шәфигуллин Айдар Зиннатович - яхшы әңгәмәдәш, аның белән тормыш турында да сөйләшергә була, эшлекле һәм файдалы киңәшләр дә бирә ала. Айдар абыйның 9 оныгы, 2 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International