Кама Тамагы районының Олы Кариле авылында "Авыл көне" үтте

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

Узган шимбә көнне Олы Кариле авылында зур бәйрәм - Авыл көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә авылдашлар, шәһәрдән кунаклар, якын-тирә авыллардан да дуслар-туганнар җыелды. Күңелле җырлар, матур, шаян биүләр кәефне тагын да күтәрде.

Төрле бәйгеләр, ярышлар да бәйрәмне ямьләндерде. Балалар арасында “Туган авылым” дип исемләнгән рәсем конкурсы; хатын-кызлар арасында “Иң яхшы хуҗабикә” кулинария осталыгы буенча бәйге; кул эшләре осталыгы буенча күргәзмә-бәйге; балалар һәм зурлар арасында төрле номинацияләр буенча сәнгать осталыгы буенча бәйге; “Иң төзек хуҗалык”, “Иң чәчәкле йорт”, “Иң матур өй” бәйгесенә йомгаклар ясалды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International