Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында "Авыл көне" бәйрәме үткәреләчәк

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

"Авыл көне" бәйрәме соңгы елларда бик актуальләшеп киткән чараларның берсе. Хәленнән килгән һәр авыл үзенең бәйрәмен үткәрергә тели. Һәм бу бик яхшы чараларның берсе. Чөнки нәк менә шундый милли, матур бәйрәмнәр барлык туганнарны, авылдашларны, дусларны бер мәйданга туплый.

22 июльдә сәгать 11.00дә Олы Кариле авылында авылының иң ямьле урыннарыннан берсе булган “Алмагач бакчасы”на “АВЫЛ КӨНЕ” бәйрәменә чакырабыз! 
Бәйрәмгә якыннарыгыз, авылыбыздан читтә яшәүче туганнарыгыз, күрше-күлән, дус-ишләр белән бергәләп күңел ачарга, чәй өстәле артында яшьлек елларын искә төшереп, мәйданда уйнап-көлеп, җырлап-биеп ял итәргә килегез! 
Бәйрәмдә түбәндәге бәйгеләр үткәрелә: 
1. Балалар арасында “Туган авылым” дип исемләнгән рәсем конкурсы; 
2. Хатын-кызлар арасында “Иң яхшы хуҗабикә” кулинария осталыгы буенча бәйге; 
3. Кул эшләре осталыгы буенча күргәзмә - бәйге; 
4. Балалар һәм зурлар арасында төрле номинацияләр буенча сәнгать осталыгы буенча бәйге; 
5. “Иң төзек хуҗалык”, “Иң чәчәкле йорт”, “Иң матур өй” бәйгесенә йомгак. 
6. Милли уеннар, кызыклы ярышлар; 
Бәйгеләргә катнашучыларны бик шәп бүләкләр көтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International