Кече Салтык авылында "Балалар Сабан туе" үтте

2017 елның 11 июле, сишәмбе

Узган шимбәдә Кече Салтык авылында, яңа төзелгән балалар мәйданчыгында "Балалар Сабан туе"  үтте. 

Чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү, канат тарту, күчтәнәч кисү - болар барысы да бәйрәмдә булды. Балалар әти-әниләре белән күңелле итеп вакытларын үткәрде.  

Яңа мәйданчыкта балалар күз алдында, кайгырасы , эзләп йөрисе юк, - ди авыл халкы. Шундый матур бәйрәмнәрне үткәрергә дә урын бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International