8 июль көнне Кама Тамагы штп Т.Миңнуллин ис. паркта "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" уңаеннан бәйрәм чарасы уздырылды. Поселок халкы һәм кунаклар өчен үзешчәннәр матур концерт куйды. Тамашачылар өчен Сетлана Булатова, Айгөл Хәсәнова, Елена Сороковнина, Александр Шалаев, Рәмис Зиннәтуллин мәхәббәт турында җырлар башкарды. "Аэлита. 20 елдан соң" бию төркеме чараны үзләренең гүзәл биюләре белән ачып җибәрде. Шулай ук Тәмте авылыннан "Калейдоскоп" инструменталь-вокаль коллектив халыкны үзләренең чыгышы белән таң калдырды. Җыелганнар бергәләшәп кушылып җырлады, парлап бию биеделәр.