Хөрмәтле каматамагылылар!
Чын күңелдән сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәм!
Гаилә – җәмгыятебезнең нигезе. Мәхәббәт һәм кайгыртучанлык хөкем сөргән гаиләләрдән өмет йолдызларыбыз – бәхетле балалар үсә. Якыннарыбызның җылы мөнәсәбәте, кайгыртуы безгә барлык кыенлыкларны җиңәргә көч бирә, яңа җиңүләргә этерә. Балалар тәрбияләүдә мөһим роль уйнаган әхлакый һәм рухи кыйммәтләр буыннан буынга тапшырыла.
Күп балалары ата-аналарга шулай ук тәрбиягә балалар алып, аларны мәхәббәт һәм җылылыкка төргән игелекле кешеләргә аеруча зур рәхмәт белдерәм.
Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, мәхәббәт һәм гаилә учагы җылысы телим.
Кама Тамагы район Башлыгы П.Н. Лоханов