Кама Тамагы мәктәп укучылары өчен "Волга" җәйге лагере үз эшен башлап җибәрде

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

4 июль көнне Кама Тамагы районы Кирельск авылында урнашкан балалар сәламәтләндерү лагере үз эшен башлап җибәрде. Беренче көнне 53 бала килеп урнашты, 7 июль көнне тагын 20 бала килүе көтелә, дип хәбәр итте смена директоры Нина Савельева. Смена 25 июль көнне тәмамланачак.

Зәй астында булган юл һәлакәте сәбәпле, экскурсияләр әлегә оештырылмый торачак. Әмма Лагерь җитәкчелеге һәм мәгариф бүлеге балаларның куркынычсыз яллары өчен барлык чараларны да күрәчәгенә ышандыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International