Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лохановның мәдәният хезмәткәрләре көне һәм театр көне белән котлавы

2017 елның 25 марты, шимбә

Хөрмәтле Кама Тамагы районы мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре!

      Чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Мәдәният халыкларны һәм буыннарны берләштерә, җәмгыятькә гармонияле һәм төрле яклап үсү мөмкинлеге бирә. Мәдәният һәм сәнгатьнең миссиясе югары – ул кешенең дөньяга карашын, әхлакый принципларын формалаштыра. Алар гуманлылык һәм матурлык идеяләрен үз эченә алган. Мәдәният традицияләрдә һәм халык иҗатында гына түгел, заманча сәнгатьтә дә яши һәм дәвам итә. Боларның барысын да сез – талантлы, үз эшләренә гашыйк кешеләр башкара.

       Сез башкалар ял иткәндә дә хезмәт итәсез, күңелегез байлыгын кешеләргә өләшәсез, матурлык белән аралашу шатлыгы бүләк итәсез. Иҗади эшчәнлегегез белән  җәмгыятебезнең рухи үсешенә зур өлеш кертәсез: уникаль традиция һәм гореф-гадәтләр саклана, республикабызда яшәүче халыкларның мәдәни мирасы арта.

         Кешеләргә файдалы һәм кирәкле хезмәтегез өчен рәхмәт!

         Сезгә сәламәтлек, иҗади энергия телим, илһам чишмәгез саекмасын.

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы                                         П.Н.Лоханов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International