Олы Карамал һәм Кирельск авылы мәдәният йорты артистлары "Идел йорт" театр коллективларының фестиваль-конкурсында үзләренең спектакльләрен куйдылар

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

   Кама Тамагы районында "Идел йорт" театр коллективларының фестиваль-конкурсыныж  1 туры дәвам итә.  Аның кысаларында жюри районның барлык муниципаль берәмлекләрнең артистлары әзерләгән  спектакльләрен бәяли.

   19 мартта Олы карамал авылы мәдәният йортында  спектакль куелды. Жюри хөкеменә Флорида Бүләкованың "Әбиләргә ни җитми" дигән комедиясе тәкъдим ителгән иде.  Узган елгы конкурсның Гран-при ияләре - "Ләйсән" театр коллективы тамашачыларны һәм жюрины яхшы уйнау,  кызыклы декорацияләр белән сөендерде.

   20 мартта жюри һәм тамашачылар Кирельск авылы мәдәният йорты артистлары башкаруында  " Черезчуркина авылы тарихы " әкиятен бәяләде.  Сәхнәләштерүдә шулай ук Кирельск урта мәктәбе укучылары катнашты. Сәхнәдә балалар рольләрен тырышып башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International