Тәмте авылы китапханәсендә экологик әңгәмә

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

21 мартта Кама Тамагы муниципаль районы Тәмте авылы китапханәсендә Тәмте мәктәбе укучылары белән экологик әңгәмә узды. Әңгәмә табигатьне саклау һәм Кызыл китапның нәрсә икәнен аңлатудан башланды.  "Минем җирем ихлас"  презентациясе Бөтендөнья җир көненә (21 март) һәм Бөтендөнья су ресурслары көненә (22 март) багышланган иде. Чара барышында балалар табигать турындагы табышмакларга бик теләп җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International