Район үзәк китапханәсендә якташыбыз Илдус Миңнуллинның балалар өчен "Телсез сәгать" дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе булды.
Китап Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан. Чарада танылган балалар язучысы Рифат Сәлах һәм Илдус әфәнденең дуслары, сыйныфташлары, Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары катнашты.