ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

    Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алуга өстәмә конкурс башлану турында игълан итә. 

    12 июль көнне Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Салават күпере” урта ”А” группасына йөрүче балалар өчен  “Мин, Рәсәй һәм футбол” танып белү-күңел ачу программасы үткәрделәр. Чарада катнашучыларга футбол, аның килеп чыгу тарихы, футбол буенча дөнья чемпионаты турында сөйләделәр.

    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм» ведомство программасында катнашучы крестьян- фермер хуҗалыкларын грант бирү өчен сайлап алуга конкурс игълан итә.

     Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина һәм Яңа Сала авыл җирлеге башлыгы Исфан Шигабеев Шәйхетдинов Хәсән Сәләх улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга истәлекле бүләк һәм Россия Президенты В.В.Путиннын котлау открыткасын тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International