ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе

    11 июль көнне Кече суднолар дәүләт инспекциясе инспекторлары “Волга” балалар сәләмәтләндерү лагерында лагерьда ял итүче балалар белән очрашу үткәрделәр. Алар Куйбышев сусаклагычында һәм кече елгалардагы оператив хәл белән таныштырдылар, су коену сезонында район сулыкларында куркынычызлык кагыйдәләрен саклау чаралары белән таныштырдылар.

    11июль көнне Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре шоколад көненә багышлап “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен «Как много сладостей на свете» исемле татлы бәйрәм оештырдылар.

    Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән куркыныч агулы чүп үләне, Сосновский борщевигы үсә торган урыннар очрый. Әлеге үсемлек кеше сәламәтлеге өчен бик куркыныч. Кечкенә балалар арасында үлем очраклары да булгалады. Үсемлекнең согы күзгә эләккән очракта, кеше сукыр калырга мөмкин. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International