ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2018 ел
җомга

    5 июль көнне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильфат Валиев белән район кырлары өстеннән очып пар җирләренең эшкәртелеүен, файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләренең әйләнешкә кертелүен карадылар. 

    6 июльдә Кама Тамагы муниципаль район Советының утырышлар залында юл хәрәкәте куркынычызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булып узды. 

    Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Ромашка сказочный цветок, люблю я каждый лепесток» исемле әңгәмә үткәрделәр. Балалар әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. 

    75 ел элек, 1943 нче елның 5 июль көне, совет гаскәрләренең немец басып алучылры белән күп санлы Бөек Ватан сугышы кырлрының берсе - Курск дугасындагы сугышы башлана. Сугыш 1943 нче елның 23 августына кадәр дәвам итә. Курск дугасындагы 50 утлы көн һәм төн диярлек барган  көрәш Бөек Ватан сугышы тарихында иң зур көрәшләрнең берсе буларак тарихка кереп калды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International