ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2018 ел
сишәмбе

    Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә булышлык итү үзәге экономика министрлыгы белән берлектә 2018 елның 29 июнь көнне сәгать 10 да “Бизнес-десант” исемле чара үткәрә. Адресы: Кама Тамагы штп., Большая Волга урамы, 4 нче йорт (гостиный двор “Камский Трофей).  

    Атаклы немец язучысы Эрих Ремаркның тууына 120 ел тулуга багышлап район үзәге китапханәсе “Кама Таңнары” социаль ярдәм үзәгендә ял итүчеләр өчен онытылган китаплар күргәзмәсен карау оештырды.

    Ел башыннан 16 яшь әнигә беренче балалары туган өчен ай саен түләнә торган пособие билгеләнгән. Әлеге пособияне 2018 елның 1 январеннән беренче балаларын табучы әниләр алырга хокуклы. 

    Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр өчен хәзер елның иң киеренке вакыты. Хуҗалыкларда бөтен көченә терлек азыгы хәзерләү бара. Авыл хуҗалыгы берләшмәләренә вакытның кадерен белеп, бөтен булган мөмкинлекләрне эшкә җигәргә кирәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International