ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

    Район балалар китапханәсе хезмәкәрләре “Салават күпере” балалар бакчасына йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әдәби навигациягә чакырдылар. Алар бергәләшеп урманга сәяхәт кылдылар. 

    3730 нчы хәрби часть, Кораллы көчләр сафында хезмәт итеп кайткан яшь егетләрне, контракт нигезендә эшкә урнашу шарты белән хәрби хезмәткә чакыра. 

    Районның туган якны өйрәнү музеенда балалар иҗатына багышланган яңа күргәзмә ачылды. Тамашачылар игътибарына алар кулы белән ясалган йомшак уенчыклар, агачтан ясалган эшләнмәләр, рәсемнәр, чәчәкләр һәм башка күп төрле эшләнмәләр тәкъдим ителгән.

   

Хөрмәтле экологлар!

    Сезне һөнәри бәйрәмегез – Экологлар көне белән чын күңелдән котлыйм. Ел саен 5 июньдә Россиядә Экологлар көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирәне саклау көне билгеләп үтелә. Бүгенге көндә табигатьне саклау – җәмгыятебезнең өстенлекле бурычы. Экологик иминлек турында кайгырту аның тотрыклы үсеше өчен әһәмиятле шарт булып тора. Табигатьне саклау эшчәнлегенә, төзекләндерү һәм экология программалары мәсьәләләренә аерым игътибар биреп, сез әйләнә-тирәне сәламәтләндерү һәм табигый байлыкларны саклауга үзегездән зур өлеш кертәсез.                        


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International