ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2018 ел
җомга

    Бөек җиңү көне-хөрмәтле ветераннарны котлау өчен искиткеч сәбәп. Әлеге көндә үзебезнең әби-бабайларга без истәлекле һәм дулкынландыргыч бүләк тапшыра алабыз. Туфан Миннуллин музее саклаучысы Гөлчәчәк Гыймадиева Рудник урта мәктәбенең 1-3 сыйныф укучылары өчен җиңү көненә багышланган истәлекле бүләк ясау өчен мастер-класс үткәрде.

    4 май көнне Затон поселок китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз” акциясенә кушылдылар. Китапханә хезмәткәрләре Куйбышев Затоны урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучыларына кычкырып сугыш турында хикәяләр укыдылар һәм балаларны китапханәгә чакырдылар. 

    4 май көнне “Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү комплексында Кама Тамагы буенча Рәсәй пенсионерлар Союзы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе катнашында пенсионерларның “Третий возраст” Республика спартакиадасы 1 нче сайлап алу туры үтте. Спартакиада Бөек җиңүнең 73 еллыгына багышланган иде. Чарада 30 спортсмен-пенсионер катнашты.  

    4 май көнне Гражданлык халәте актларын теркәү залында Пенсия фонды идарәсе белән берлектә 9 әнигә Ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы булды. Сертификатларны Кама Тамагы муниципаль башкарма комитет җитәкчесе Роман Михеев һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ильмир Гыйлметдинов тапшырдылар.

    Кирельск авыл китапханәсендә  балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен Кояш көненә багышланган “Һәрвакыт булсын кояш” исемле чара үтте. Балалар төрле сорауларга җаваплар бирделәр, ни өчен кояш яктырта исемле мультфильм карадылар.

    8 майда Прокуратура органнарында чираттагы Бөтенрәсәй эшмәкәрләрен кабул итү көне үтәчәк. Кама Тамагы прокуратурасында эшмәкәрләрне кабул итү сәгать 8 дән 16 сәгатькә чаклы, Кама Тамагы штп., К. Маркс урамы, 1 адресы буенча булачак. Белешмәләр өчен телефон: 8(84377) 2-14-73.

«Доброгод» акциясе кысаларында 3 майда “Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары «Иреклеләр балаларга» акциясен үткәрделәр.

    Балаларның җәйге ялын оештыруда гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасының балаларның хокукларын яклау вәкиле аппаратында 2018 елның 11маенда сәгать 9.00 дан  17.00 сәгатькә чаклы "кайнар" линия эшләячәк.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International