ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

    Бүген Кама Тамагы муниципаль районында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау вәкиле Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерзянов, Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов,Идел регионара табигатьне саклау прокуроры Альберт Хабиров, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәс җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин катнашында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр Советының күчмә утырышы булып узды.

    25 апрельдә почта хезмәте идарәсе хезмәткәрләре “Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү комплексында ГТО нормаларын тапшырдылар. Чарада 6 кеше катнашты. Аларга спортта уңышлар телибез.

     “Тарихи истәлек” кысаларында “Ключ” ирекле берләшмәсенең булачак әгъзалары белән район туган якны өйрәнү музеенда “Волонтерлар-комсомолларның варислары” исемле чара үтте. Чарада катнашучылар волонтерлар белән комсомоллар арасында күп кенә охшашлыклар барлыгын белделәр. Ләйсән Каримуллина “Ключ” ирекле берләшмәсенең оешу тарихы, аның эшчәнлеге, үткәргән чаралары турында сөйләде.     

    25 апрельдә Татар опера һәм балет академия театрында Туган телләр Бөтенрәсәй форумы булып үтте. Форумда Иске Казиле урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Сафина Лилия йомгаклау туры катнашучысы дипломы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. 

2017 елда батырлык күрсәткән 233 яшь батырга Федерация Советының бүләкләрен тапшырдылар. Алар арсыннан өчесе Татарстаннан.  Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасыннан Федерация Советы әгъзасы Ильдус Әхмәтҗанов, Татарстан Республикасы Гражданнар обороносы  Һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хабибуллин катнаштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International