ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

    Тәмте, Рудник, Кама-Тамагы урта, Кирельск, Келәнче, Красновидово тугызъеллык мәктәпләре укучылары Республика олимпиада үзәге һәм Казан шәһәре балалар  эколог-биология үзәге тарафыннан уздырылган “Татарстанның табигатен саклыйк” исеме астында уздырылган бәйгедә катнаштылар. 

     Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреҗдениесендә чираттагы «Социаль хезмәткәр мәктәбе “ дигән методик сәгать үткәрелде. 

    16 апрельдә Кама Тамагы муниципаль район Советының 24 нче утырышы булып үтте. Утырышны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы, Кама Тамагы муниципаль Район Советы рәисе Павел Лоханов алып барды. Утырышның көн тәртибенә 6 сорау куелган иде. Барлык сораулар да утырышта каралды, һәрберсе буенча тиешле карарлар кабул ителде.  

    Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International