ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2018 ел
җомга

    12 апрельдә белем бирү мәктәпләрендә космонавтика көненә багышланган чаралар уздырдылар. Традиция буенча бу көнне мәктәпләрдә “Космос –ул без”  исеме астында Гагарин дәресләре үтте.

  11апрельдә Казан шәһәрендә “Династии России” төбәкара бәйгесе җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. Кама Тамагы кадет интернат мәктәбе укучысы Васильев Дмитрий II дәрәҗәдәге, ә Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары Журавлев Артем һәм Ермошина Светлана III дәрәҗәдәге призер булдылар.    

    Балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Салават күпере” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен “Искиткеч дөнья космос” исемле танып белү сәяхәте үткәрделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International