5-8 апрель дә Новочебоксарск шәһәрендә бадминтон буенча Россия кубогына 1 нче тур үтте. Ярышларга 17 төбәктән 64 инвалид-спортчы килгән иде.
Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.
Язгы каникул көннәрендә Буа шәһәрендә ел саен укучылар арасында үткәрелә торган «Чит телләр – культуралар диалогы» регионара фәнни-практик конференциясе булып узды.