ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

   Каратал авыл китапханәсендә” Рабит Батулла тууына 80 ел” тулуга багышлап китап күргәзмәсе эшләнде. Китап укучыларга язучының бик күп әсәрләре тәкъдим ителде. Балалар күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулланың иҗатында булган әсәрләрен укыдылар.  

   Кама Тамагы районы Тәмте авылында яшәүче тыл ветераны Владимирова Мария Михаил кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мария Владимирова 2017 нче елдан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә тора.

  Балалар китабы көне әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Китапханәче Гөлчәчәк Заләлиева Г.Х.Андерсенныӊ балачагы һәм балалар китабыныӊ тарихы белән таныштырды, “Әкиятне таны”дигән викторина, “Сүзләрне тап” темасына тапкыр-шоу үткәрде. 

     Халыкара кошлар көне уңаеннан Иске Казиле авыл клубында китапханә белән берлектә “Кошлар - безнең дусларыбыз» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде.

   Халыкара балалар китабы көне уӊаеннан Чаллы авылы китапханәсендә китап сөючеләр берләшмәсенә йөрүче укучылар белән «Балалар китабы сихри бер дөнья» дип исемләнгән әдәби сәгать узды.

Кешеләрнең генә түгел китапларның да юбилее була. 

   Туган якны өйрәнү музее космонавтика көненә багышлап тамашачылар игътибарына “Кеше. Галәм. Космос”., дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International