ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Кама Тамагы район ветераннар (пенсионерлар) советы «Акчарлак»  спорткомплексында эшче-крестьян кызыл армиясе оешуга 100 ел тулуга багышлап Идел буе спорт ветераннары арасында районара футбол ярышы үткәрде.  

Бүген Кама Тамагы район ветераннар (пенсионерлар) советының чираттагы Пленумы булып үтте. Көн тәртибендә биш сорау иде. Барлык сораулар да чират тәртибендә каралды. Пленум район ветераннар (пенсионерлар) Советының 2018 елга эш планын раслау белән тәмамланды.

 

     27 февраль – Халыкара поляр аю көне, яисә Россиядә Ак аю көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге датага багышлап Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Салават күпере” балалар бакчасының уртанчы “Б” төркеме нәниләренә “Аларның гаиләләрендә бары тик блондиннар” дип аталган мәгълүмат минутлары үткәрде.

24 февральдә Апас авылында гармунчыларның Файзулла Туишев исемендәге смотр-конкурсы булып үтте. Кама Тамагы районыннан конкурста районыбызның иң оста баянчылары һәм гармунчылары катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International