15 февральдә Кече Карамал авылы мәдәният йортында "Нур" театр коллективы-җитәкчесе Лилия Гильмуллина, Г.Нуруллиның "Картаямыни соң йөрәк" музыкаль комедиясен тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Спектакль жюри һәм тамашачыларны бик сөендерде.
Бүген район үзәгендә «Кыш озату» бәйрәме үтте. Халык уеннары, рус халык җырлары тамашачыларны үзенә җәлеп итте, ә иң әһәмиятлесе кайнар табада пешкән коймаклар иде . Халык рәхәтләнеп чын күңелдән ял итте.