ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2018 ел
җомга

 Сөйки һәм Кирельск авыл җирлекләрендә халык җыены булып үтте.

15 февральдә Кама Тамагы Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы татар урта мәктәбе белән берлектә татар халкының бөек улы, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел уңаеннан  шигърият сәгате үткәрде.

15 февральдә Бәрлегуҗа авылы мәдәният йортында Шәриф Хөсәеновның “Егерме ел үткәч”дигән спектакле булды. Җитәкчесе Миләүшә Хисамова. Спектакль жюри һәм тамашачыларны бик сөендерде. Актерлар бик тормышчан, күңел кылларын тетерәнделерлек итеп рольләрен башкарып чыктылар. Бәрлегуҗа театр коллективына иҗади уңышлар телибез.

 

14 февральдә Олы Салтык авылы мәдәният йортында "Нур" театр коллективы-җитәкчесе Гарифуллин И.И., М.Шахмаловнын "Кайнана" комедиясен  тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Спектакль жюри һәм тамашачыларны бик сөендерде, кызык һәм мавыктыргыч үтте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International