2 февральдә Район Советының утырышлар залында муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, авыл хуҗалыгы Һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Валиев катнашында авыл хуҗалыгы бүлекчәләре җитәкчеләренең киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы тармагындагы эш торышы турында фикерләр алышынды һәм гыйнвар ае эш күрсәткечләренә йомгак ясалды.