7 гыйнварда Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай һәм РСФСРның М.Горький исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе, Россиянең хәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Аяз Гыйләҗевка 90 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Олы Карамал авыл китапханәсенең Бәрлегуҗа авылындагы күчмә пунктында китапханәче Надия Байдамшина әдип иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырды.