Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратура хезмәткәрләре көне уңаеннан котлаулар кабул итегез. Прокуратура органнары закон һәм тәртип урнаштыруда, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда әһәмиятле роль уйный. Гражданнарның социаль хокукларын һәм иреген, дәүләтнең законлы мәнфагатьләрен саклау сезнең хезмәтегезгә бәйлә. Киләчәктә дә хокукый тотрыклылык тәэмин итеп, закон сагында нык торырсыз дип ышанам.