ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2017 ел
җомга

Россия регионнарының төп интернет-порталы һәм "Россия икътисадый сәясәте" журналы редакциясе территорияләрнең социаль-икътисадый һәм төрле тармакларның алга таба үсешен күрсәтү һәм яңа эш урыннарын булдыру һәм гражданнарның тормыш сыйфатын арттыру белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен регионара махсуслаштырылган http://career-inform.ru/ интернет-сервисын формалаштыра.

Олы Карамал авыл китапханәсе Бәрлегуҗа авылы мәдәният йорты белән берлектә татар шагыйре Гали Хуҗиевның тууына 105 ел уңаеннан “Яшьлек һәм батырлык җырчысы” дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрде. Гали Хуҗиев - татар совет шагыйре, журналист, СССР язучылар берлеге әгъзасы. Катнашучылар аның тормышы һәм иҗаты, биографиясеннән кызыклы фактлар белән танышты. Һәркем кызыксынып тыңлады, үзләренең сорауларын бирде һәм ахырда оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International