ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

15 июнь көнне Малафеева Мария Михайловнаны 90 яшьлек юбилее  белән Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена  Сороковнина һәм Куйбышев Затон штп башлыгы Николай Ефимов котлады.

Муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов район хуҗалыкларындагы хәлләр белән танышуны "Идел"  ҖЧҖ  "Барыш" бүлекчәсеннән башлады. Аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе  Госман Камалиев, "Идел"  ҖЧҖ  директоры Рамил Каюмов, "Идел"  ҖЧҖ  баш белгечләре, бүлекчә җитәкчеләре, "АК БАРС" ХК АҖ АПК департаменты директоры урынбасары Иван Коновалов озатып йөрде.

Россия көнен бәйрәм итү кысаларында 14 июнь көнне "Богородский рай" халыкка  социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаиләгә һәм балаларга  социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Гөлназ Хөснетдинова һәм Алия Айсина "Мин бу җирне туган ил дип атыйм" дигән темага рәсем күргәзмәсе үткәрделәр.

Республика яшүсмерләр китапханәсе "Выбор" газетасы белән бергә оештырган  "Габдрахман Әпсәләмов: патриот, язучы, кеше" дигән Республика конкурсына нәтиҗә ясалды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International