ЯҢАЛЫКЛАР


12
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Кама Тамагы штп  Россия көненә багышланган футбол буенча турнир узды. Яңа стадионда өч команда көч сынашты: Кама Тамагы штп, Куйбышев Затон штп һәм  Сөйки авылы командалары. Спортчыларны котларга стадионга муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Насыйров һәм аның урынбасары Василий Глазков, Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Гыймадиева килде. 

12 июньдә Россия көненә багышланган чаралар дәвам итте.  Кама Тамагы штп  эстафетаны Туфан Миңнуллин паркы кабул итеп алды. Сәхнәдән Россия Федерациясенең Дәүләт гимны яңгырады. 

12 июнь көнне Әхмәдиева Сәхия Сәйфиевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге зур бәйрәме белән аны Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм Куйбышев Затон штп. башлыгы Николай Ефимов котлады.

11 июнь көнне кичен Иске Казиле авыл җирлегенең Иске Казиле авылында Каратал, Атабай, Иске Барыш, Иске Казиле авылы командалары арасында мини-футбол буенча ярышлар оештырылды. Чара Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган иде. Ярыш бик кызыклы булды. Иске Барыш авылы командасы җиңү яулады. Спортчылар һәм  җанатарлар өчен мәдәният хезмәткәрләре чәй табыны әзерләгәннәр иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International