ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген тагын 8 кеше 2017 елның язгы-кыр эшләре барышында югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкәннәре өчен  сертификатка ия булды.  Сертификатларны механизаторларга  муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов тапшырды. Ул язгы-кыр эшләренең барышы белән танышты, механизаторлар белән аралашты, хезмәт шартлары белән кызыксынды.

Терлек азыгы әзерләүгә техниканы һәм азык саклау биналарын вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне  тәэмин итү максатларында, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Идарә җитәкчесенең боерыклары нигезендә 5 июньнән 9 июньгә  кадәр районның агросәнәгать комплексы оешмаларында терлек азыгы әзерләү техникасының  һәм азык саклау биналарының әзерлеген тикшерү буенча смотр-конкурс  игълан ителде. Комиссия составына авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре,  дәүләт техник күзәтчелеге инспекторы, "Идел" ҖЧҖ һәм  "Олы Кариле" ААҖ  директорлары, баш агрономнары һәм инженерлары кергән.

Хөрмәтле сайтка керүчеләр! Стратегия – 2030 рәсми сайтында "Стратегия буенча фикер алышуда катнашыгыз" ("Участвуйте в обсуждении стратегии") дигән бүлек бар (http://tatarstan2030.ru). Анда инициативалы гражданнар безнең республиканың социаль-икътисадый үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру буенча үз тәкъдимнәрен калдыра ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International