ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2017 ел
җомга

2017 елның 19 маенда Кама Тамагының үзәк стадионында гомуми белем бирү учрежденияләре укучылары арасында җиңел атлетика буенча ачык район беренчелеге узды.

Бөртекле сабан культураларын чәчүдә 2017 елның 18 маена район буенча лидер "Идел" ҖЧҖ "Варварино" бүлекчәсе механизаторы Гундоров Александр Борисович булды. Ул МТЗ-1221 тракторында  21 норма - смена башкарып 631 га мәйданны чәчкән.

Һава шартларының уңайсыз булуына карамастан, районда чәчү "экватор" ны узды. 19 май көненә булган мәгълүматларга караганда  район хуҗалыкларында 20328 га  мәйданда чәчү башкарылган. Шул исәптән, бөртекле сабан культуралары 13770 га мәйданда чәчелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International