ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2017 ел
җомга

3-12 май көннәрендә  Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә  гаилә нигезләре атнасы үтте, аның барышында үткәрелгән чаралар гаилә кыйммәтләрен тәрбияләүгә, кешене тәрбияләүдә гаилә роленең әһәмиятен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Кече Салтык авылында Җиңү бәйрәме уңаеннан, Бөтенроссия акциясе “Хәтер шәме”, “Үлемсез полк”, митинг “Батырларның  даны мәңгелек!”, тантаналы бәйрәм чарасы, китапханәдә “Китапларда сугыш дәһшәте” дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм күргәзмә - инсталляция “Җиңү плакатлары”, “Бөек Ватан сугышы еллары документлары” оештырылды.

Бүген Кама Тамагы муниципаль районында "Сәламәтлек-2017" Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләренең Спартакиадасы уза. Ярышта катнашучыларны район Башлыгы Павел Лоханов каршы алды. Павел Николаевич командаларга уңышлар, гадел көрәш һәм  җиңүләр теләде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International