Кама Тамагы муниципаль районында коррупция күренешләрен бетерү максатларында Кама Тамагы штп территориясендә "Коррупция мәсьәләсе буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен" дигән өч махсуслаштырылган тартма урнаштырылган.
6 апрельдә Кама Тамагы муниципаль районының Җирлекара үзәк китапханә коллективы ГТО нормативларын тапшыру өчен Кама Тамагы штп "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында булдылар.
Кама Тамагы районы туган якны өйрәнү музеенда канатлы дусларга – күчмә кошларга багышланган чара узды. Анда 1 нче номерлы "Салават күпере" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар чакырылагн иде
7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Шушы датага Тәмте авылы китапханәсендә китап укучылар өчен "Сезнең сәламәтлегегез – сезнең байлыгыгыз", "Яшелчә, җиләк-җимеш – файдалы ризыклар" дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Анда тематик китаплар, сәламәт яшәү рәвеше турында брошюралар тәкъдим ителде.