ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2017 ел
җомга

Каратал авылы китапханәсендә 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан,  китап күргәзмәсе, фотостенд эшләнелде. 7нче март көнне Каратал авылы мәдәният йортында әниләр, дәү әниләр өчен "Ана-бөек исем" дип аталган әдәби-музыкаль кичә булды. Клуб мөдире белән берлектә "Җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда" дип исемләнгән әдәби кичә үтте.

7 март көнне Олы Кариле китапханәсе белән мәдәният йорты хезмәткәрләре  "Милли ризыклар ярминкә"се үткәрделәр. Ул Юныс Әхмәтҗановның 90 еллыгына багышланган иде. Кичен  мәдәният йортында халыкка  Ф. Садриевнын "Сиңа гына әйтэм" һәм Галимҗан Гыйлмановның "Убырлы карчык-әбием" спектакльләре  курсәтелде.

Иске Барыш авыл җирлеге авылларында  8 март көненә багышланган бәйрәм чаралары булып узды. Һәр авылда табынга 20 гә якын кеше килгән иде. Бәйрәм уеннар, җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килгән һәр кеше җырлады, биеде, уеннарда катнашты. Һәтта бишек җырларына хәтле искә төшерделәр.

Кама Тамагы муниципаль районының  Мордва Каратае авылы мәдәният йортында  8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә   багышланган  бәйрәм концерты оештырылды.  Концерт программасында җырлар, биюләр, сәхнәләштерелгән тамашалара һәм поэзия  бар иде.

Кама Тамагы районының  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, идарә консультантлары Илнар һәм Динар Исмагиловлар,  "Олы Кариле" ААҖ директоры Вәкил Касыймов, әлеге авыл хуҗалыгы предприятиясенең инженеры һәм агрономы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2017 елгы чәчү кампаниясен үткәрү буенча оештырылган күчмә утырышында катнаштылар.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Кама Тамагы муниципаль районының  Тәмте мәдәният йортында "Белорусские Песняры" вокал-инструменталь ансамбленең  ретро-концерты булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International