Яңасала авыл китапханәсендә «Балачак китаплары» әдәби сәгать

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

     Балалар китабы атналыгы - барлык китап укучылар өчен бәйрәм һәм яраткан китаплары белән очрашу. Яңасала авыл китапханәсенең яшь китап укучыларыда читтә калмадылар. Китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән «Балачак китаплары» дип исемләнгән әдәби сәгатендә   актив катнаштылар.

     Балаларга бу бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр. Балалар үзләренең яраткан язучылары, ошаган әсәрләре, истә калган геройлары турында сөйләделәр. Соңыннан «Яраткан әкиятләр битләре буйлап» дигән викторина үткәрелде. Әдәби сәгать ахырында балалар зур кызыксыну белән рәссамнарның әкиятләргә карата рәсемнәрен карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International