Кече Салтык авылы китапханәчесе «Библиопочта» дип исемләнгән яңа китаплар күргәзмәсе әзерләде. Китаплар почта бандерольләре рәвешендә кәгазьгә төрелгән. Ә адрес урынына - интригацияле аннотация. Күргәзмәдә күңелле мәктәп тарихлары, сәяхәт турында китаплар, Йорт хайваннары турында әдәбият һәм башка бик күп нәрсәләр табарга мөмкин.