Кирельский авыл китапханәсендә «Сәламәт бул, китап!» дип исемләнгән китапханә дәресе үтте. Китапханәче китапларның ничек "авырый" алулары турында сөйләде һәм аларны ничек "дәваларга" кирәклеген күрсәтте.
Мастер-класста балаларга ремонт таләп итә торган китапларны үзләре сайлап алырга тәкъдим ителде. Балалар начар битләрне төзәттеләр, карандаш тамгаларын сөрттелэр , клей һәм кәгазь битләрен ябыштырдылар.
Эш барышында яшь китап укучылар үз хезмәтләренең мөһимлеген тойдылар һәм китапларны сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.