ТР Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы район җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Бүген, 2019 елның 16 сентябрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Сафин Роберт Мансур улы санитар - эпидемиологик иминлекнең һәм кулланучылар хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре турында таныштырды.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 3 нче санлы МРИ баш дәүләт салым инспекторы Вязникова Ирина Алексеевна Муниципаль район территориясендә «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын гамәлгә ашыруның барышы турында чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы  халыкны хезмәт  белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Сафина Гөлназ Хәмис кызы Өлкәннәр декадасын үткәрү буенча планлаштырылган чаралар турында чыгыш ясады.

Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Хәбибуллова Миләүшә Хәлим кызы үзмәшгульләрне теркәү, мәгълүматларны ФИАС системасына кертү турында чыгыш ясады.

Кама Тамагы муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Головин Сергей Валерьевич Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген бәяләүнең өстәмә индикаторларының үтәлеше һәм җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре турында таныштырды.

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Заһидуллин Ринат Марат улы 2019-2020 елларга ягулык сезонына оешмаларның һәм предприятиеләрнең әзерлеге турында сөйләде.

«МИРАС / НАСЛЕДИЕ» социаль инициативаларны үстерү һәм аларга ярдәм итү фонды вәкиле Миннизянов Рамил Рәис улы Кама Тамагы муниципаль районы авылларын  торгызу проектлары, шулай ук 2019 елның 5-8 декабрендә Кама Тамагы районында узачак «Туган як/Родной край» Бөтенроссия форумы турында таныштырды.

2019 елның 5 сентябреннән Александр Васильевич Мещанов Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы хәрби комиссары вазыйфасына билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International