Традицион ярминкәләр сезоны ачылды

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

14 сентябрьдә районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча традицион көзге ярминкәләр сезонын ачтылар.

Казан шәһәренең «Перекресток» кибете каршындагы мәйданда (Җиләкле бистәсе) «Бортас «агрофирмасы» ҖЧҖ, «Камская «агрофирмасы» ҖЧҖ, «Кама ХПП» ҖЧҖ сөт, ашлык, печән белән  сату итте;  РайПО, «Уют» кибете, Уразлино, Олы Салтык, Кече Салтык, Келәнче һ.б. җирлекләр ярма, яшелчә, җиләк-җимеш, яшелчә, бәрәңге, ЛПХ Сафин Р. А. бал белән сәүдә иттеләр. Палаткалар бик матур итеп бизәлгән иде.   Килүчеләр өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән җырлар, биюләр, шулай ук үзешчән сәнгатьнең башка номерлары белән чыгышлар оештырылды.

Шәһәрлеләр бик теләп сөт, яшелчә, шикәр, он һәм башка продукцияне арзан бәядән сатып алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International