Кама Тамагы муниципаль районында «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

"Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм социаль яклау бүлеге тарафыннан, Үзәк район хастаханәсе белән берлектә, 2019 елның 7 августында Келәнче һәм Бәрлегуҗа авылларында яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина тикшерүе узу өчен үзәк район хастаханәсенә сынап карау оештырылды. Барлыгы 8 кеше тикшерелде.

Алар барысы да әлеге участок фельдшеры тарафыннан алдан ук кисәтелде һәм мондый шартларда диспансерлаштыруны узарга ризалаштылар. Район үзәк хастаханәсендә аларны "Өлкән буын" проекты кысаларында гражданнарны озата бару өчен җаваплы шәфкать туташы каршы алды. Барлык өлкән яшьтәге гражданнар да әлеге чара нәтиҗәләреннән канәгать калдылар.

Ел ахырына кадәр Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенә Диспансеризация һәм скрининг тикшерүләрен үткәрү өчен тагын 500 өлкән яшьтәге кешене китерү планлаштырыла.

Мәкалә авторы Наталья Зиннәтова, фото - Илсөяр Сабирова 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International