Кама Тамагы Үзәк стадионында «Кама» һәм «Минзәлә» командалары арасында футбол буенча чираттагы матч узды

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

14 июль көнне Кама Тамагы штп Үзәк стадионда футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге (Беренче лига) кысаларында чираттагы футбол матчы узды. Безнең «Кама» командасы Минзәлә шәһәреннән «Минзәлә» командасын кабул итте. Матч безнең файдага 2-1 исәбе белән тәмамланды. Котлыйбыз!

Киләсе уен 27 июльдә Биектаудан «Эверест» командасы белән узачак.

Барыгызны да Үзәк стадионда көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International