Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы комиссиясе утырышы

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

2019 елның 10 июлендә Кама Тамагы муниципаль районы Советның утырышлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышы узды.

Утырышта катнаштылар: ЗаһидуллинР.М. - Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе; РоссияевД.М. - Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлегенең полиция бүлеге башлыгы урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча); ГыйльмиеваО.Ш.-Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эше буенча ярдәмчесе, комиссия секретаре; ГимадееваЕ.А.-Кама Тамагы муниципаль районының «Мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы; ЗагидуллинаС.Ю. - «Татмедиа» ААҖ филиалы директоры - «Волжские зори» («Идел таннары») газетасының баш мөхәррире; МинвәлиевИ.И.-«Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы; ГаньятуллинР.Х. - «Татавтодор» ААҖнең Апас филиалы Кама Тамагы ДРСУ директоры; ХәмидуллинР.Р. – «Бәркут» МУП директоры; ГатауллинМ.М.-Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы; БорһановА.Ш. - Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе бүлеге башлыгы.

Утырышта транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Урта Идел төбәкара дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе күрсәтмәләрен үтәү, Кама Тамагы штп Яшьләр урамы буенча ясалма тигезсезлек урнаштыру, Гражданнар мөрәҗәгатьләре каралды. Кама Тамагы районы автомобиль юлларында 2019 елның 1 яртыеллыгында юл-транспорт һәлакәтләре саны буенча хисап, авариялелек торышына анализ ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International